news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафис Борһанов бүгенге заман педагогы ия булырга тиешле сыйфатларны әйтте

Республиканың яшь укытучылары белән очрашу Казанның 180нче гимназиясендә узды.

Рафис Борһанов бүгенге заман педагогы ия булырга тиешле сыйфатларны әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов республиканың яшь укытучылары белән очрашуда хәзерге заман педагогы ия булырга тиешле сыйфатларны әйтте. Очрашу Казанның 180нче гимназиясендә узды.

“Бүгенге көндә дә педагог элеккеге таләпләргә җавап бирергә тиеш дип уйлыйм. Беренчедән, ул үз һөнәрен бик яратырга тиеш. Икенчедән, кемнәрне өйрәтә, шуларны яратсын ул. Бу беренчел. Өченчедән, ул үз предметын яхшы белергә тиеш. Яңа технологияләрне куллана белү мөһим”, - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры.

“Без мәктәптә укыганда бар укытучы да авторитетлы иде. Аны бернинди указ белән дә алып булмый, ул еллар буе туплана. Минемчә, үз һөнәреңне, укучыларны яратырга һәм бүгенге көндәге яңалыклар артыннан өлгерергә кирәк”, - дип өстәде вице-премьер.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot