Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рафис Борһанов “Ана теле” онлайн мәктәбе мөмкинлекләреннән активрак файдаланырга өндәде
Ул төбәкләрнең татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән тәэмин итүдә бурычлы булуын искәртте.
(Казан, 15 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов милли-мәдәни автономия җитәкчеләрен “Ана теле” онлайн мәктәбе мөмкинлекләреннән активрак кулланырга өндәде. Бу хакта ул бүген Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең IX хисап-сайлау конференциясендә әйтте.
- Тел өйрәнергә теләүчеләр өчен “Ана теле” онлайн мәктәбе 2013 елдан эшли. Килешү нигезендә, аның эше 2023 елның 1 июненә кадәр озынайтылды.
Министр төрле төбәкләрдә туган телләрне укыту турында сөйләде. “Хәзерге вакытта республиканың мәгариф оешмаларында 5 телдә укыту алып барыла, 7 тел өйрәнү предметы булып тора. Якшәмбе мәктәпләрендә 23 милләт теле һәм мәдәнияте өйрәнелә. Туган тел һәм туган тел әдәбиятын укучыларның 68,6 проценты татарча, 29,7 проценты русча, 1,7 проценты башка телләрдә өйрәнә”, - диде.
Рафис Борһанов туган телләрнең ата-аналар яки законлы вәкилләр гаризалары буенча укытылуын искәртте. “Туган телләр укытылган белем бирү оешмалары челтәрен саклап калу һәм үстерү өчен, ата-аналар белән эшне активлаштыруны һәм җәмәгатьчелектә аңлату эшләрен үткәрүне сорыйбыз”, – диде.
Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта 26 субъектта татар теле уку планнары кысаларында өйрәнелә, 7 төбәктә татар халкы теле, тарихы, мәдәниятен өйрәтү буенча якшәмбе мәктәпләре эшли. Ул төбәкләрдә милли мәктәпләргә ярдәм күрсәтелүен билгеләп узды.
“Министрлык субъектлар өчен 3 млн сумнан артык суммага 7 меңнән артык дәреслек сатып алды. Хәзерге вакытта 2019-2020 уку елына заявкалар кабул ителә. Шуны да искәртәм: татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре федераль исемлеккә кергән, һәр төбәк ул дәреслекләр белән тәэмин итүне оештырырга бурычлы”, - диде Рафис Борһанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз