Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рафинат Яруллин «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры итеп яңадан сайланды
Татарстан Министрлар кабинетында узган «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерлык җәмгыяте директорлар советы утырышында Рафинат Яруллинны яңадан компаниянең генераль директоры итеп сайладылар.
«Рафинат Самат улы озак еллар безнең белән эшли. Әлегә Рафинаттан яхшыраклар юк. Шуңа күрә котлыйбыз, Рафинат Самат улы», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Миңнеханов үзе яңадан «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советы башлыгы итеп сайланды.
Рафинат Яруллин – 1994 елдан «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерлык җәмгыяте генераль директоры, химия фәннәре докторы, Татарстанның атказанган химия белгече. Яруллин шулай ук «Хезмәттә аерылып торган өчен» медале һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале кебек бүләкләргә ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз