Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рафил Ногманов: Халык хайваннарны җәберләүчеләргә карата шикаять язмый
Дәүләт Советы депутаты Лениногорск районы хуҗалыгында сыерларны йөк машинасыннан бушату очрагына карата үз фикерен белдерде.
(Казан, 21 май, «Татар-информ», Алёна Низамова). Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов Лениногорск районында сыерларны җәберләү очрагына карата үз фикерен белдерде.
«Россиядә хайваннарны җәберләгән, мәсхәрә иткән кешеләрне җаваплылыкка тарта торган канун бар. Халык мондый төр җинаятьләр турында хәбәр итми, гариза язмый. Шуңа күрә бу закон эшләми дә. Аның кануны бар – Җинаять Кодексында 245 нче маддәсе. Халыкның әлеге мәсьәләгә күзен ачып карыйсы килми», - дип белдерде Рафил Ногманов «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы хәбәрчесенә.
Исегезгә төшерәбез, Лениногорск районында сыерларны вәхшиләрчә йөк машинасыннан бушату күренешен төшергән видеоязма Татарстанда резонанс уятты. Республика прокуратурасының беренче нәтиҗәләре иртәгә, дүшәмбе көнне игълан ителәчәк.
РФ Җинаять Кодексында хайваннны җәберләүчеләрне 80 мең сумга кадәр штраф һәм мәҗбүри эшләргә тарту, ике елга ирегеннән мәхрүм итү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз