Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рафил Ногманов: “Экстремизмга бөтен халык каршы торырга тиеш”
“Бигрәк тә тотрыклы булмаган икътисади вәзгыять аркасында, экстремизм проблемасы кискен төс ала”, - диде ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары А.Вазанов
(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында “Хокук саклау органнарының экстремизмны кисәтү буенча эшчәнлеген камилләштерү” дип аталган ведомствоара фәнни-гамәли конференция уза. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтының 65 еллыгына багышлана.
Конференцияне оештыруда РФ Эчке эшләр министрлыгы, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты, аның Казандагы филиалы, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты, Казанның Икътисад, идарә һәм хокук институты катнашкан.
Конференция эшендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча Баш идарәсенең Экстремизмга каршы тору үзәге башлыгы Леонид Тамайко, ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Андрей Вазанов, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Диннәр эшләре идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Идел буе федераль округындагы вузлар, иҗтимагый оешмалар һәм конфессияләр вәкилләре катнаша.
ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Андрей Вазанов, җыенны ачып җибәреп, экстремизмның Россиядәге күпмилләтле һәм күпконфессияле җәмгыятьнең иминлегенә һәм тотрыклылыгына җитди куркыныч тудыруын билгеләп үтте. “Бигрәк тә тотрыклы булмаган икътисади вәзгыять аркасында, әлеге проблема кискен төс ала”, - диде А.Вазанов, соңгы арада экстремизм белән бәйле җинаятьләрнең 20 процентка артуын белдереп.
“Татарстан Республикасына килгәндә, биредә 115 этник берләшмә халкы вәкилләре дус һәм тату яши. Элек-электән толерантность һәм башка халыкларның динен хөрмәт итү сыйфатлары югары бәяләнә. ТР дәүләт хакимиятенең төрле баскычларында теләсә нинди ксенофобия һәм милләтчелек, экстремизм күренешләрен булдырмау юнәлешендә актив чаралар күрелә”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары. Бу эшкә иҗтимагый-сәяси оешмалар вәкилләре, дини берләшмәләр әһелләре, милли диаспоралар җитәкчеләре җәлеп ителүен хәбәр итеп.
Андрей Вазанов сүзләренә караганда, төрле формадагы экстремизм күренешләрен профилактикалау мәсьәләләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының игътибар үзәгендә тора. 2009 елда министрлык һәм республиканың башка хокук саклау органнары белән берлектә экстремизмга һәм терроризмга каршы тору буенча бер төркем, шул исәптән экстремистик һәм террористик оешмаларны финанслау каналларын ябу буенча чаралар тормышка ашырылган. Нәтиҗәдә республика территориясендә ахыргы 5 елда бер генә дә террорлык акты да, ачык экстремизм күренешләре дә булмаган.
Әмма ул шул ук вакытта тынычлану өчен иртәрәк булуын билгеләп үтте. Хокук саклау органнары “Хизб ут-Тахрир Әл-Ислами” оешмасы, Национал-большевистик партия вәкилләре, яшләрнең скинхедлар һәм антифа кебек экстремистик берләшмәләрен игътибар үзәгендә тота.
ТР буенча Эчке эшләр министрыгының рәсми мәгълүматларына караганда, 2010 елда экстремизм юнәлешендәге 5 җинаять эше кузгатылган.
ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов билгеләп үткәнчә, экстремизмга бөтен халык каршы торырга тиеш. “Бигрәк тә яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирү зарур”, - дип ул, барлык хакимият институтларының да экстремистик күренешләрне булдырмау юнәлешендә эшләргә тиешлеген әйтте. Ә бүген уза торган конференция экстремизмны кисәтү буенча эшчәнлекне камилләштерергә ярдәм итәчәк дип санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз