news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафик Якубов: Мин – татар халкының улы

"Ак Барс" клубы генераль менеджер вазифасына билгеләнгән белгеч моңа кадәр дә Казаннан ерак китмәвен белдерде.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген “Ак Барс” директоры Шамил Хөснетдинов команда уенчылары һәм тренерлар штабына чираттагы күнегүләр алдыннан клубның яңа генераль менеджеры Рафик Якубовны тәкъдим итте. Бу хакта клубның рәсми сайты җиткерә.

“Ул – безнең клубның легендасы, элеккеге капитаны. Аның бай спорт тәҗрибәсе бар”, – дип таныштырды директор яңа генераль менеджер белән.

Үз чиратында Рафик Якубов мактаулы һәм җаваплы вазифага билгеләнүен ассызыклады.

“Казаннан ерак китмәдем, Татарстанда эшләдем. Мин бит татар халкының улы. Үз клубыма, команда һәм шәһәргә кайтуны зур хөрмәткә саныйм”, – ди Рафик Якубов.

Аның сүзләренчә, “Ак Барс”ка быел зур максатларга ирешерлек уенчылар тупланган. “Бергәлектә чемпион исемен кайтара алуыбызга ышанам”, – ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot