news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафик Якубов "Ак Барс" клубына генераль менеджер вазифасына билгеләнде

Соңгы вакытта ул "Татнефть" оешмасы генераль директорының спорт буенча киңәшчесе булып эшләде.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). “Ак Барс” клубына генераль менеджер вазифасына Рафик Якубов билгеләнде. Бу хакта Казан клубы президенты Наил Мәганов клуб үсешенә багышланган стратегик сессия вакытында җиткерде, дип хәбәр итә “Ак Барс”ның матбугат хезмәте.

“Мин, клубның президенты буларак, Рафик Якубовка генераль менеджер вазифасын тәкъдим иттем, ул ризалык бирде”, – дигән Мәганов.

Белешмә өчен: 51 яшьлек Рафик Якубов Казан хоккей мәктәбе аша узган һәм Казан клубы өчен 12 сезон (1983-1987, 1989-1999 еллар) уздырган шәхес. Уенчы буларак ике тапкыр Россия чемпионы булып танылган с Райик Якубов соңгы вакытта ул “Татнефть” оешмасы генераль директорының спорт буенча киңәшчесе булып эшләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100