Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәфыйк Мөхәммәтшин Россиядә исламны торгызуга дәүләт игътибар бирүе турында әйтте
Россия ислам университеты ректоры дин яңарышы тарихын берничә этапка бүлеп карады.
Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Россиядә исламны торгызуга дәүләт игътибар бирүнең әһәмияте турында әйтте. "Россия өчен ят традицияләрне кабул итмәс өчен, дәүләт, мөселман инфраструктурасын Россия үзе торгызырга тиешлеген аңлады", - диде ул ТР Иҗтимагый палатасында түгәрәк өстәл утырышында.
"Россиядә ислам тарихының тамырлары тирән. Ислам Россиянең төрле төбәкләрендә XII-XIV гасырларда киң тарала. Гомумән, бу процесс VIII гасырда башлана. Мөселманнар Дербентны яулагач, исламга капка ачыла. Дербентта гына түгел, башка юнәлешләрдә дә ислам таралыш алган. Идел буе Болгарында ислам дәүләт дине була. Россия территориясендә беренче мөселман дәүләте барлыкка килә", - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Ислам тарихын өйрәнгән галим дин яңарышы тарихын берничә этапка бүлеп карады. "1980 еллар азагы-1990 еллар башы – исламның легальләшү этабы. Ислам тарихына багышланган чараларда дәүләт катнаша. Документларда традицион дин төшенчәсе барлыкка килә", - диде.
Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, чираттагы этап – структуралаштыру. Беренче чиратта, ул мәчетләр төзелеше белән бәйле. "Бик күп мөселман уку йортлары ачылды. Дин дәүләттән аерылган иде: ничек яшисегез килсә, шулай яшәгез, дип әйтелде. Күп кенә дини структураларда дәүләттән генә түгел, Диния нәзарәте тарафыннан да контроль булмады. Бу Үзәк Россиядә дә исламның радикальләшүенә йогынты ясады", - дип саный ректор.
"Чираттагы этап – институциональләшү. Мәчетләр генә түгел, мөселман инфраструктурасы барлыкка килә, мөселман институтлары системасы ахыргача формалаша. Соңгы этап – дини тәгълимат традицияләрен эзләү. 90 нчы елларда мәчетләр төзелеше, ислам турында сүз барды, дәүләт сәясәтне дөрес итеп төзи башлаганы күренде, Россия ислам университеты барлыкка килде", - дип искәртте Рәфыйк Мөхәммәтшин.
«Россия мөселман өммәте шактый өлгергән. Мөселманнарны берләштерү өчен бүген катгый вертикаль түгел, ә йомшак, сыгылмалы берләшү моделе кирәк. Исламда катгый вертикальләр язылмаган. Ислам рәсми кабул ителүнең 1100 еллыгына Болгардагы чаралар мөселманнарның төрле дәрәҗәләрдә берләшүенә китерер дип уйлыйм", - дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз