news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Россиядә ислам тарихы турында фундаменталь басма әзерлибез

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин ел азагына кадәр Россиядә ислам тарихыннан  фундаменталь басма дөнья күрәчәген әйтте.

Саллы китап Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан туплана.

«Без Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән берлектә «Россиядә ислам тарихы» китабын әзерли башладык. Ул борынгы заманнардан хәзерге чорга кадәрле тарихны колачлаячак. Россиядә ислам тарихы турында әсбаплар бар, ләкин фундаменталь басма моңарчы юк иде», - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин Россия ислам институтында узган матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, китапны әзерләүдә Татарстан, Башкортстан, Чечня республикаларыннан, Мәскәү шәһәреннән утызлап галим һәм дин белгече катнашкан. Басманың күләме алты йөзләп бит булыр, дип исәпләнә.

«Китап рус, инглиз, гарәп телләрендә дөнья күрәчәк. Әлегә материалларны гарәп теленә тәрҗемә итәсе калды. Ел азагына аны өч телдә чыгарырга планлаштырабыз», - диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot