Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рафаил Шәйдуллин: Күп шәһәрнең энциклопедиясе бар, ә Казанныкы юк
«Без Казан идарәчеләренә берничә ел элек мөрәҗәгать иткән идек, ләкин әлегә ярдәм тапмадык», - диде Рафаил Шәйдуллин.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге мөдире, тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин 1 миллионнан артык кеше яшәгән, бай тарихлы Казан шәһәренең энциклопедиясе булырга тиеш, дип исәпли.
«Бик күп шәһәрнең энциклопедиясе бар, ә 1 миллионнан артык кеше яшәгән Казанныкы юк. Югыйсә Казан Россиянең өченче башкаласы, дип санала. Без бу мәсьәлә белән Казан идарәчеләренә берничә ел элек мөрәҗәгать иткән идек, ләкин әлегә ярдәм тапмадык. Янәсе, акчалары юк, кирәге юк. Без, шуңа да карамастан, Казан энциклопедиясен эшли башладык», - диде Рафаил Шәйдуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Былтыр Татар энциклопедиясе институты Казанга багышланган ике китап чыгарган. Беренчесе шәһәрнең тарихи районнары, бистәләре, урамнары, мәйданнары, парклары турында булса, икенчесе – 1920нче елга кадәр эшләгән идарәчеләр турында. Чиратта әзерләнеп килүче басма Казан территориясендә булган авылларга багышлана.
«Без Казанны тирәнрәк өйрәнеп, булган әйберне халыкка күрсәтергә телибез. 5-6 китап әзерләгәннән соң, Казанга багышланган иллюстрацияле энциклопедия чыгарырбыз, дип өметләнәм. Күбрәк китап чыгарсак, бәлки бу мәсьәлә хәл ителер», - диде Рафаил Шәйдуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз