news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар галимнәре энциклопедия эшләгәндә туа торган кыенлыклар турында әйтте

Тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллин энциклопедия эшләгәндә туа торган кыенлыклар турында әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казанга нигез салынуның 1020 еллыгы уңаеннан оештырыла торган «Меңъеллык Казан» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә һәм «Казан: тарихи очерклар» басмасы чыгуга багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Казан: тарихи очерклар» басмасына аерым тукталып, галим 33 тематик бүлеккә материалларны дөрес итеп сайлау мөһимлеген билгеләп узды.

«Эшләгәндә кыенлыклар гел бар. Фикер йөрткәндә генә кыенлык юк. Безгә тулы тарихны күрсәтергә кирәк иде. Ә системага салынган мәгълүмат аз. Китап укучыны кызыксындырырлык, игътибарны җәлеп итәрдәй булсын дип тырыштык. Моның өчен бик күп әдәби чыганакларны актарырга кирәк», – дип ассызыклады Рафаил Шәйдуллин.

Ул, энциклопедия әзерләгәндә, бик күп материалларны өйрәнергә туры килүен искәртте. «Әле алар бөтенесе дә хакыйкатькә туры килә дигән сүз түгел. Әйтик, Казан урамнарын алыйк. Казанлылар укый башласа, һәркайсы үз урамын белә. Берәр хата җибәрсәк, «менә энциклопедиягә тотынганнар» диячәкләр. Шуңа безгә, мәгълүматның дөреслегенә инану өчен, эш барышында елгалар, урамнар буйлап йөрергә туры килә», – диде белгеч.

Тарих фәннәре кандидаты, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Вәлиуллин сүзләренчә, энциклопедия әзерләгәндә, Казан тарихы буенча аңлатмалар төрле булганлыктан, бәхәсле моментлар да була.

«Без абруйлы фикерләргә таянабыз. Әле генә чыккан яңа басмада укучыга Казан тарихы турында төп күзаллаулар тудырырлык материаллар кертелгән. Төбәк тарихы да чагылыш таба. Идел буе Болгары, Казан ханлыгына, Пугачев восстаниесенә багышланган материаллар да бар. Казанда урамнар яктыртыла башлау, суүткәргеч челтәре оешу турында да очерклар урын алган. Материаллар кайсы бер юл, кайсы бер абзац белән бирелгән, кайсысы бик җентекле рәвештә тасвирланган. Безнең максат – төбәк тарихы турында төп моментларны күрсәтү, ә бөтенесен бер хезмәткә кертеп булмый», – ди тарихчы.

Илдар Вәлиуллин фикеренчә, Казан тарихында тәфсилләп сөйләүгә лаек сюжетлар күп. «Фаҗигале битләр дә күп. Алар турында да тулырак сөйләп булыр иде. Барысын да бер китапка кертеп бетереп булмас иде», – дип саный белгеч.

Галимнәр искәрткәнчә, Казан турында күпләр язса да, кайбер моментлар ахыргача тикшерелмәгән.

Сәнгать фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова әйтүенчә, «Казан: тарихи очерклар» хезмәтендә Казан турында риваятьләр белән бәйле материаллар юк. «Без күбрәк тарихка, мәдәнияткә, административ-идарә эшчәнлегенә, туризмга, рекреациягә игътибар бирдек. Туристлар турында кайгыртып эшләнгән басма ул. Туристка кирәкле бөтен мәгълүмат бар анда. Риваятьләрне кертмәдек. Материаллар җыела бара, аларны Казан турында булачак энциклопедиягә кертәчәкбез», –диде институт җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot