Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының элеккеге директоры Рафаил Мәхмүтов вафат
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының элеккеге директоры Рафаил Мәхмүтов вафат булган. Аның 13 ел эшләү дәверендә музейда киң күләмле реставрация узды, ә шәһәр территориясендә - археологик тикшеренүләр, музей фонды күп кенә яңа экспонатлар белән тулыланды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр.
Мәхмүтов 2000-2013 елларда музей-тыюлыкны җитәкләде. Бу чорда биредә Кара һәм Ак палаталар, Кече манара, Төньяк һәм Көнчыгыш мавзолейлары, Хан төрбәсе реставрациясе, Габдрахман коесы комплексын төзекләндерү эшләре алып барылды. Аның хезмәте шәһәрлекне шактый үзгәртергә, аның күренекле универсаль кыйммәтен ассызыкларга һәм Болгарны дөнья дәрәҗәсендәге туристик үзәккә әверелдерергә ярдәм итте.
«Рафаил Зөфәр улы ярдәмендә шәһәрлек территориясендә 2010-2017 елларда «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге» комплекслы проектын гамәлгә ашыру кысаларында киң күләмле археологик тикшеренүләр үткәрелде». Туристлык инфраструктурасының яңа объектлары Болгар цивилизациясе музее белән Елга вокзалы, ислам динен кабул итү хөрмәтенә истәлекле билге, «Икмәк музее» комплексы, хаҗилар өчен палатка лагере, фестиваль-вакыйга комплексы, мәдрәсәле Ак мәчет комплексы, һөнәрчелек остаханәләре һәм сувенир лавкалары һ.б. төзелде», - дип искә төшерделәр мәдәни ведомствода.
Аның ярдәмендә музей-тыюлыкның мәйданы шактый артты, яңа киңлекләр ачылды һәм музей фонды киңәйде. Хәзер анда 113 меңнән артык экспонат саклана.
«2014 елда Татарстан Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе ярдәмендә илебез галимнәре һәм белгечләренең зур командасы составында музей-тыюлыкның энергияле һәм эшлекле директоры тырышлыгы белән Болгар шәһәрлеге ЮНЕСКОның мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелде», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз