news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафаил Хәкимов яңа жанрда китап язган

Ул Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының ничек барлыкка килүе турында.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов яңа жанрда китап язган.

Анда Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институты ничек барлыкка килүе, Рафаил Хәкимовның эшчәнлеге, табышлары, югалтулары хакында сүз бара.

"Бу басманың жанры әлегә билгеле түгел. Мемуарларны журналистлар, сәясәт белгечләре ярата, билгеле. Әмма аларны язарга миңа әле иртәрәк", - диде китап авторы бүген "Яңа гасыр" телеканалында бара торган "Ком сәгате" тапшыруында.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot