news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаил Хәкимов: "Татар мәктәпләреннән чыккан балаларда тәртип, әдәп күбрәк күзәтелә"

"Балалар телне белергә тиеш, сәяси күзлектән караганда, бу - татарга хөрмәт дигән сүз", - ди тарихчы.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Рус мәктәпләре белән чагыштырганда, татар мәктәпләреннән чыккан балаларда тәртип, әдәп бар. Тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов шулай дип саный.

Аның фикеренчә, телне болай да өйрәтәбез, мәктәптә ул ник кирәк, дип уйлаучы ата-аналар ялгыша. Рафаил Хәкимов әйтүенчә, 90 нчы елларда сыйфатлы белем бирә торган татар мәктәпләрен табу бик кыен булса да, хәзер бу башкача. "Татар мәктәбе русныкына караганда начаррак дип әйтеп булмый. Казанда 90 нчы елларда мәктәпләр юк иде, ә хәзер менә дигән лицейлар эшли. Татар мәктәпләреннән чыккан балаларда тәртип, әдәп бар, рус мәктәбендә алай ук түгел. Татар мәктәбендә җаваплылыкка тартылучы балалар юк, рус мәктәбендә хулиганнар еш очрый", - дип белдерде Рафаил Хәкимов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына.

"Россия Конституция суды рус һәм татар телләре бертигез дәрәҗәдә укытылырга тиеш, дип карар чыгарды. Бу - дәүләт теле, шулай булгач, мәҗбүри. Математика, физика мәҗбүри булган кебек, тел дә шулай. Балаларга телне мәктәпләрдә өйрәтергә, мәҗбүри булса да. Бүтән караш булырга да мөмкин түгел. Балалар телне белергә тиеш, сәяси күзлектән караганда, - бу татарга хөрмәт дигән сүз. Син аның мәдәниятен, телен беләсең, димәк, халыклар бертигез! Шуңа таянып, безнең тотрыклылык, киләчәккә уңай караш формалаша. Без тыныч яшибез, минемчә, бу бик мөһим. Башта ук, 90 нчы елларда, шушы килешүгә килдек һәм аны сакларга кирәк. Соңгы елларда икътисадта уңышлар бар, ул үсеш тиктомалдан килеп чыкмаган. Бүтән өлкәләр булдыра алмый бит аны, ә без булдырабыз!"- дип билгеләп үтте Рафаил Хәкимов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100