news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаил Хәкимов: Татар конгрессы Сабан туйлары оештыру белән генә чикләнергә тиеш түгел!

Татарның тарихи китаплары дөньяга таралмый, ди галим.

Рафаил Хәкимов: Татар конгрессы Сабан туйлары оештыру белән генә чикләнергә тиеш түгел!
Султан Исхаков
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарлар бүген яңа масштаблы проектлар көтә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, тарихчы, академик Рафаил Хәкимов хәбәр итте.
2017 елның 2-6 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Анда 1 меңнән артык делегат һәм мөхтәрәм кунаклар катнашыр, дип көтелә. Съезд программасында пленар утырыш, дискуссия мәйданчыклары оештырыла. Шул уңайдан, "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе танылган шәхесләрнең фикерләрен белеште.
 
“Чит илләрнең күбесендә милләттәшләребез ару гына, оешкан төстә гомер итә, - ди Рафаил Хәкимов. - Мәсәлән, Үзбәкстан, Казахстан кебек җирләрдә инде күптәннән милләттәшләребез бизнес алып бара, дәүләт структураларында эшлиләр, Европада альянска оешканнар. Польшада татарлар 620 ел элек тупланып гомер итә. Сабан туйлары оештырып йөрү яхшы, әмма конгрессның эшчәнлеге, аның белән генә төгәлләнергә тиеш түгел.
 
Тарих институты булгач, бездән еш кына тарихи китаплар сорыйлар. Галимнәребез андый хезмәтләрне әзерләде, берничә саллы китап та чыкты.Әмма алар таралмый, бөтенесе бушлай өләшкәнне, китереп кулларына тоттырганны көтә. Без, галимнәр, китапларны язабыз, ә бушлай өләшеп йөрергә галимнәр акча сугып ятмый бит. Кемнәрнең акчалары бар, рәхим итеп алар башкарсын бу эшне. Миңа калса,  ул тарихи китапларны Бөтендөнья татар конгрессы таратырга тиеш иде. Акчалары булмаганнар өчен бездә электрон вариантлары да бар. Шулай да электрон вариантын да бушка өләшеп утырасы килми, ул очракта галим эшенең кадере бетә. Без болай да килеп сораган галимнәргә бирәбез, чөнки алар аны фәнни кулланышка кертә”. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100