news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаил Хәкимов: Россиядә федерализмга альтернатива юк

Рафаил Хәкимов: Россиядә федерализмга альтернатива юк

(Мәскәү, 22 декабрь, «Татар-информ», Рәфис Измайлов). Мәскәүдә "Хакимиятнең үзәкләштерелүе һәм Россия федерализмы перспективалары: федераль һәм төбәк аспектлары" фәнни-гамәли конференциясе булды. Форумның инициаторлары һәм оештыручылары - Казанның федерализм институты, Заманча сәясәт институты һәм "Демократик альтернатива" клубы.

Конференциядә Мәскәү, Татарстан, Уфа, Ростов-на-Дону, Ставрополь, Оренбург, Красноярски, халыкара оешмалар һәм иҗтимагый фондларның танылган сәясәтчеләре, галимнәре, җәмгыять эшлеклеләре катнашты.

Әлеге форумда Татарстанны ТР Президенты каршындагы сәяси мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе, ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры, Казанның федерализм институтының фәнни программалары директоры Рафаил Хәкимов, РФдә ТРның тулы вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Михаил Столяров, ТР юстиция министры Мидхәт Курманов һәм башкалар катнашты.

Рафаил Хәкимов үз чыгышында Татарстан позициясен ачык белдерде. "Без Татарстанда Россиядә федерализмга альтернатива булмаудан чыгып эш итәбез", - диде ул. Аның тезисы конференциядә катнашучы күпчелек тарафыннан теләктәшлек тапты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100