news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаил Хәкимов министрлар ике телне мәҗбүри белергә тиеш дип саный

Бөтен татар депутатлары, русчасы начар булса да, барыбер русча сөйләргә тырыша, диде тарихчы.

Рафаил Хәкимов министрлар ике телне мәҗбүри белергә тиеш дип саный
архив

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Сәясәт эшлеклесе, тарихчы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов министрлар ике телне мәҗбүри рәвештә белергә тиеш дип әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Министрлар һәм аларның урынбасарлары ике телне мәҗбүри белергә тиеш. Алар ике телне белсә, күп кенә татарлар, хәтта руслар да аларга карый башлаячак. Министрлыкта эшләргә теләгән кеше аннары мәҗбүри рәвештә миңа ике тел кирәк икән дип уйлый башлаячак”, - диде Рафаил Хәкимов.

Аның сүзләренчә, җитәкче кешеләр татарча сөйләшә башласа, аңа халык та игътибар итә бит.

“Разил Вәлиевтан кала бөтен татар депутатлары, русчасы начар булса да, барыбер русча сөйләргә тырыша. Халык бит җитәкчеләргә карый, аларга иярә. Аларга кирәк булмагач татар теле, безгә нигә кирәк ул дигән уй туа бит халыкта аннары”, - дип ассызыклады үз фикерен тарихчы галим.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100