news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаил Хәкимов: Минем өчен Лихачев искиткеч дипломат кына түгел, яхшы күрше дә иде

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Василий Лихачев турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Рафаил Хәкимов: Минем өчен Лихачев искиткеч дипломат кына түгел, яхшы күрше дә иде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рәмис Габбасов). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Рафаил Хәкимов Василий Лихачев белән бергә эшләгән еллары хакында сөйләде.

«Ул халыкара хокук докторы иде һәм вазифасы да югары, кешеләр белән дә уртак тел таба белә иде. Без әле аның белән дачада да күршеләр идек», - дип уртаклашты истәлекләре белән Рафаил Хәкимов.

Сәясәтче һәм галим КПССның Татарстан өлкә комитетында 1989-1991 елларда бергә эшли башлый. Лихачев ул чагында - өлкә комитетының дәүләт-хокук бүлеге мөдире, Рафаил Хәкимов идеология бүлеге мөдире урынбасары була.

«Без Лихачев белән ул вице-президент вазифасына билгеләнгәч таныштык. Мин беренче киңәшче идем, без бер үк вакытта диярлек килдек: ул, мин һәм Акулов (Тимур Акулов – 90нчы елларда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе – Т-и иск.). Ул чагында нәрсә эшләргә, нәрсәдән башларга кирәклеген белми идек әле. Без аның белән Литва белән беренче килешүне төзергә бардык», - дип искә алды ул.

«Ул Мәскәү белән сөйләшүләр алып бару буенча делегация җитәкчесе иде, миңа башыннан ахырына кадәр аның белән бергә булырга туры килде. Сөйләшүләр алып бару – бик авыр эш, анда юрист та, дипломат та булу зарур. Бу эштә тиешле сыйфатларга ия булырга кирәк», - дип сүзен йомгаклады Рафаил Хәкимов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100