news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаил Хәкимов: Мәрҗанинең “Кем соң син, татар булмасаң?” дигән васыяте бүген дә актуаль

Тарих фәннәре докторы Шиһабетдин Мәрҗанинең тарихи тикшеренүләре зур кыйммәткә ия булуын әйтте.

Рафаил Хәкимов: Мәрҗанинең “Кем соң син, татар булмасаң?” дигән васыяте бүген дә актуаль
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Рафаил Хәкимов фикеренчә, Шиһабетдин Мәрҗанинең “Кем соң син, татар булмасаң?” дигән сүзләре бүген дә актуаль. Бу хакта ул “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” күргәзмәсен ачу чарасында әйтте.

“Мәрҗани дин әһеле генә түгел, тарихи мәктәпкә нигез салучы да. Ул күпкырлы шәхес. Җәдидчелек башында торган – Курсави башлаган эшне Мәрҗани дин белгече буларак дәвам иткән. Ләкин тарихи тикшеренүләре дә зур кыйммәткә ия, ул фәнни мәктәпне башлап җибәргән, шуңа аның хезмәтләренә ихтыяҗ зур”, - диде Рафаил Хәкимов.

“Без һәрвакыт Мәрҗанинең тарихи хезмәтләренең берсендә язылган “Кем соң син, татар булмасаң?” дигән сүзләрен истә тотарга тиеш. Ул вакытта без татармы, әллә мөселманмы дигән бәхәс булган. Бүген, без болгарлармы, әллә татарлармы дип тә бәхәсләшәбез. Ә аның ул вакытта әйткән васыяте бүген дә актуаль булып кала”, - диде тарихчы.

Аның фикеренчә, тарихи фән күпкә алга китсә дә, классиклар тарихта да, дин тәгълиматында да гел классик булып кала. “Мәрҗани – мөселман дөньясында билгеле шәхесләрнең берсе. Андыйлар күп түгел. Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиев бөтен ислам илләренә билгеле”, - ди Рафаил Хәкимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100