news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаил Хәкимов: Бөтен дөньяда капитализм шәһәрдән башланган, ә татарда - авылдан

Галим капитализм татарда Арча районының Түбән Оры авылыннан башланган дип саный.

Рафаил Хәкимов: Бөтен дөньяда капитализм шәһәрдән башланган, ә татарда - авылдан
Султан Исхаков

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов татар авыллары тарихын өйрәнү аркасында моңа кадәр билгесез мәгълүматның ачыклануын искәртте. Мәсәлән, бөтен дөньяда капитализм шәһәрдә формалашкан, ә институт үткәргән тикшеренүләр бары татарда гына аның авылдан башланганын күрсәткән. Галим татар капитализмы башында Арча районында урнашкан татар авылы Түбән Оры авылы тора, ди. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.

“Тарихның күп өлеше авылда. Безнең тикшеренүләр дә татарда капитализмның авылдан башлануын күрсәтте. Бөтен дөньяда ул шәһәрдә формалашкан. Фәкать татарда гына авылда”, - ди Рафаил Хәкимов.

Галимнәр үткәргән тикшеренүләр татарда капитализм барлыкка килүдә Арча районы Түбән Оры авылының зур роль уйнаганын күрсәткән. Бу авылда җитештерелгән тукыма Россия базарының 50 процентын тәэмин итүе ачыкланган. Арча районында урнашкан бер авылда эшләнгән комач, тукыма Урта Азия базарын да тутырган. Авыл халкын бу һөнәргә иң элек Бохарадан килгән белгечләр өйрәткән. Аннан соң алар Бельгиядән станоклар сатып алып, җитештерүне башлап җибәргән.

Галим капитализм үсеше татарларда XVIII гасырның ахырында башлана, XIX гасырда аякка баса, ә ХХ гасырда татарлар бик байый, ди. "Татарлар ярты Казанны сатып ала. Революция булмаса, бөтен Казан алар кулында булыр иде. Бу вакытта байлар мәдрәсәләр, мәчетләр сала, фондлар оештырып, татарларны чит илләргә, Европага укырга җибәрә. Халыкка, мәгърифәткә күп акча түгә, ләкин шул ук вакытта тагын баюын да дәвам итә”, - диде Рафаил Хәкимов.

Галим тикшеренүләрнең иң элек Казан арты авылларыннан башлануының искәртте. “Бу якны тикшермичә, башканы аңлап булмый. Андагы сәүдәгәрләр Уфаны төзи башлаган. Алар Бохара, Кытайга кадәр йөргән. Шуны өйрәнмичә, без башканы белә алмыйбыз”, - диде Рафаил Хәкимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100