news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаэль Шәвәлиев: Рөстәм Гайфуллин - күп кенә табиблар өчен остаз һәм дус иде

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев бүген төнлә вафат булган Рөстәм Гайфуллинның хастаханәнең күп кенә табиблары өчен остаз һәм дус булуын билгеләп узды.

«Рөстәм Фәизович һөнәри гомеренең күп өлешен Республика клиник хастаханәсенә багышлады – ул биредә 25 ел эшләде. Рөстәм Фәизович хирургтан башлап Татарстанның әйдәп баручы клиника җитәкчесенә кадәр юл узды», - дип искәртте Рафаэль Шәвәлиев «Татар-информ» агентлыгына.

Ул Рөстәм Гайфуллин җитәкчелегендә РКБ яңартылганын, кабул итү-диагностика бүлеге төзелгәнен, стационарда капиталь ремонт үткәрелгәнен, перинаталь үзәк төзелгәнен, пациентларга ярдәм итү өчен «Ансат» вертолеты сатып алынганын, бавыр күчереп утырту буенча беренче операция ясалганын, яңа операцияләр гамәлгә кертелгәнен әйтте.

«Рөстәм Фәизович бик ярдәмчел, үз эшенең остасы, кайгыртучан табиб. Республика хастаханәсенең күп кенә табиблары өчен ул остаз һәм дус иде», - диде РКБ баш табибы.

«Әле июнь аенда гына без хастаханәнең 70 еллык юбилеен IT паркта «Медицинада куркынычсызлык» фәнни конференциясендә билгеләп үткән идек. Шаяртып та алдык, киләчәккә планнар һәм хатирәләр белән уртаклаштык. Ә бүген аның турында үткән заманда сөйләргә туры килә. Рөстәм Фәизовичның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Бу барыбыз өчен дә вакытсыз югалту», - диде Рафаэль Шәвәлиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100