news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаэль Мөхәммәтҗанов: Форумда катнашкан татар эшмәкәрләре Казанда үз бизнесын ача

Рафаэль Мөхәммәтҗанов: Форумда катнашкан татар эшмәкәрләре Казанда үз бизнесын ача
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Нижневартовск шәһәренең «Мирас» татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, эшмәкәр Рафаэль Мөхәммәтҗанов «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында быел 17 нче тапкыр катнаша. Ул үзенең фикерләре белән Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте белән уртаклашкан.

«Әлеге җыенда ХМАО-Югра өлкәсеннән җиде делегат катнашабыз. Без Казанга һәрвакыт яңалыклар белән танышу, тәҗрибә уртаклашу һәм үзебезнең эшчәнлек белән башкаларны да таныштыру өчен киләбез. Быел да форумда чыгыш ясаучыларыбыз бар. Делегатлар арасында төзелеш, авыл хуҗалыгы, җитештерү тармагында үз бизнесын алып баручылар. Татарстанга һәрвакыт рухланып, канатланып барабыз», – дип үз фикерләрен җиткергән форум делегаты.

Рафаэль Мөхәммәтҗанов үз төбәкләрендәге татар тормышы яңалыклары турында да сөйләгән.

«Быел 40 нчы номерлы мәктәптә тагын бер татар сыйныфы ачтык. Бу инде безнең шәһәрдә дүртенче сыйныф. Бөтендөнья татар конгрессы 200 китап җибәрде. Без аларны балаларга тапшырачакбыз. 8 нче номерлы мәктәптә китапханәне төзекләндердек. Аларга да 200 китап тапшырдык. Киләсе елга бөек шагыйребез Габдулла Тукайга бюст куярбыз дип өметләнәбез. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев белән дә киңәшләштек. Җирле җитәкчелек белән дә сөйләштек, алар хуплады», – дип сөйләгән ул.

Форум төгәлләнгәннән соң Рафаэль Мөхәммәтҗанов Санкт-Петербург шәһәренә китәчәген әйтә. «Анда сынчы Венера Абдуллина белән килешү төзибез. Бар да яхшы булыр һәм киләсе елга шәһәребездә бөек шагыйрьнең бюстын ачу тантанасын оештырырбыз дип өметләнәбез», – дип планнары белән бүлешкән «Мирас» татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100