news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаэль Мостафин кызы: Әти исерекләрне татар авылларында зур проблема дип атый иде

Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлилне өйрәнгән татар язучысы Рафаэль Мостафинны искә алдылар.

Рафаэль Мостафин кызы: Әти исерекләрне татар авылларында зур проблема дип атый иде
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар язучысы, әдәбият галиме Рафаэль Мостафин очеркларында исерекләрне татар авылында зур проблемаларның берсе дип атап язган булган.

«Әти очеркларында исерекләр турында яза иде. Элек аларны зиратка түгел, ә зират янына җирләгәннәр, чөнки рөхсәт бирмәгәннәр. Әти моны татар авылында зур проблемаларның берсе дип әйтә иде», — диде Рафаэль Мостафинның кызы Асия Мостафина Татарстан Журналистлар берлегендә.

Рафаэль Мостафин «Казан утлары» журналында 1965-1968 елларда баш мөхәррир булып эшли. Шул вазифадан азат ителгәннән соң, аның аллергиясе башланган булган. Бу хакта аның кызы Асия Мостафина сөйләде.

«Тормышында төрле вакыйгалар булса да, әти сынмады-сыгылмады. Аны «Казан утлары» журналының баш мөхәррире вазифасыннан җибәрделәр. Бу урында теләсә кайсы кеше депрессиягә бирелергә мөмкин. Әти дә моны бик авыр кичерде, аллергиясе башланды, тәне кызарып чыкты. Шул ук вакытта аның йөзеннән елмаю төшмәде, ул аны үз эчендә кичерде — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сөйләвенчә, 1991 елда Рафаэль Мостафинга 60 яшь тулгач кына, ул даими эшкә урнаша. «Гаиләне туендырырга кирәк булганлыктан, әтигә якыннары ярдәм итте. Миңа да тиздән 60 яшь тула. Әтине искә алам да, үз-үземә: тормыш әле башлана гына, дим. Бернәрсәдән дә курыкмаска кирәк. Әти дә бернидән курыкмыйча „Татарстан“ дигән яңа журнал белән җитәкчелек итә башлаган иде», — диде Асия ханым.

Рафаэль Мостафинның кызы әтисенә 90 ел тулуга багышланган кичәдә аның татар язучыларын, татар телен танытуга өлеш керткәнен әйтте. «Әле дә хәтеремдә: 1991 елда газетада мәкалә язуның гонорары шешәләрне җыеп, юып тапшырган акча белән бер, дип әйтә иде әти», — ди ул.

Кичәдә чыгыш ясаган Рафаэль Мостафинның оныгы Дмитрий сүзләренчә, дәү әтисе Кабан күлен коткару эшләре белән йөргән булган. «Күлне агым каналларына әйләндерделәр!» — дип борчылды ул. Хәзер Кабан күле — ял итәр өчен менә дигән урын, ул чистарды. Элек күл яныннан үтеп булмый, аннан начар исләр килә иде. Кызганыч, дәү әти бу матурлыкны күреп өлгерми калды», — диде Дмитрий.

«Рафаэль агага һәйкәл куелсын иде. Ә бит ул халыкка искитмәле файдалы эшләр башкарды. Ул моңа лаек. Мөмкинлек булса, Казанның бер урамын да аның исеме белән аталсын иде. Рафаэль ага әдәбият белгече, мөгаллим генә түгел, ә яхшы әти, дәү әти, ир кеше булды. Аудитория белән бик җиңел эш итте, һәр студент белән уртак тел таба белде», — дип искәртте аның килене Ольга Кармагина.

Язучының «Минем шәҗәрәм» дигән кулъязмасы булган. Анда аның җиде буын әби-бабаларының исеме теркәлгән. «Мостафиннар гаиләсен Оренбург өлкәсе Яңа Муса авылында „йомшак“ дип йөрткәннәр. Шәҗәрәсендә әти әби-бабаларын яратып искә ала», — дип искә алды Мостафиннар гаиләсе.


Рафаэль Әхмәт улы Мостафин (14 май 1931 ел, Баулы — 14 апрель 2011, Казан) — татар язучысы, әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, публицист, мөхәррир. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1985), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2006), Муса Җәлил исемендәге Татарстан АССР Комсомол премиясе лауреаты (1976).

Хезмәт юлын укытучы булып башлый, 1963-1965 елларда — Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе, ә 1965-1968 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире була. 1971 елда «Муса Җәлилнең Моабит чоры тормышы һәм иҗаты» дигән темага диссертация яклый.

Шул мәсьәләгә карата аның рус һәм татар телләрендә «Эзләнү дәвам итә» (Гази Кашшаф белән бергә), «Муса Җәлил эзләре буйлап», «Кечкенә Муса турында хикәяләр», «Өзелгән җыр эзеннән» кебек китаплары басылып чыкты. Аның «Алга барышлый», «Җаваплылык тойгысы» һ.б. тәнкыйть мәкаләләре җыентыклары, «Диңгез көндәлеге», «Кабан күле серләре» кебек китаплары да бар. 2011 елның 14 апрелендә озакка сузылган авырудан соң, Казанда вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100