news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаэль Ильясовның туган авылындагы мәдәният йортына аның исемен бирергә телиләр

Рафаэль Ильясовның туган авылындагы мәдәният йортына аның исемен бирергә телиләр
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәрхан

ТАССРНың атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов туган авылы Түбән Чәкедәге мәдәният йортына аның исемен бирергә телиләр.

«Без – чүпрәлеләр үзебезнең якташлар белән һәрвакыт горурланабыз. Республика, дәүләт күләмендә безнең район исемен таныткан олы шәхесләр арасында Рафаэль абыйның үз урыны бар. Без Рафаэль абыйның иҗаты белән яшәсәк, ул районыбыз тормышы белән яшәде, һәрвакыт элемтәдә булды. Бүгенге көндә Рафаэль Ильясов исемен мәңгеләштерү буенча шактый гына эшләр алып барабыз. Аның турындагы китапны тәкъдим итәсе бар. Туган авылы Түбән Чәкедәге мәдәният йортына аның исемен бирергә планлаштырып торабыз», - дип сөйләде Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов.

Узган җомгада Рафаэль Ильясов каберенә таш куелды. Тулы репортажны «Интертат» сайтында укырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100