news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаэль Ильясов соңгы әңгәмәсендә Илһам Шакировны алыштырыр шәхесләр юклыгын әйтте

Бүген җәмәгатьчелек Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовны соңгы юлга озатты.

Рафаэль Ильясов соңгы әңгәмәсендә Илһам Шакировны алыштырыр шәхесләр юклыгын әйтте
Рамил Гали

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүгенге мәдәни тормышыбызда Илһам Шакиров, Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов кебек шәхесләрнең булмавы үзен сиздерә, дип саный иде Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов. Бу хакта ул моннан бер ай элек «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюсында әйтте.

«Илһам бик тәҗрибәле шәхес иде. Җырчының авызы ачылуга моннан буламы-юкмы икәнен билгели иде», — дип искә алды Рафаэль Ильясов легендар җырчыны әлеге әңгәмәдә.

«Хәзер Илһам юк. Юксынабыз. Аны алыштырырлык кеше күренми. Андый җырчылар меңгә бер генә була торгандыр. Рәшит Ваһаповлардан соң ул берүзе килеп чыкты да, якты кояш кебек татар дөньясын яулап алды. Башка андыйлар юк», — дигән иде ул.

Бүген җәмәгатьчелек 40 елдан артык Татарстан радиосында музыкаль тапшырулар бүлеген җитәкләгән Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовны соңгы юлга озатты.

Моннан бер ай элек җырчы «Татар-информ»га килеп интервью биргән иде. Әлеге әңгәмә бүген беренче тапкыр тәкъдим ителә. Артист аны үзе карап чыгарга тиеш иде. Ул аны күрә алмый калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100