Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рафаэль Ильясов моннан бер ай элек «Татар-информ»га интервью биргән иде
Бүген җәмәгатьчелек 40 елдан артык Татарстан радиосында музыкаль тапшырулар бүлеген җитәкләгән Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовны соңгы юлга озатты.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов моннан бер ай элек «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан радиосында эшләгән елларын сагынып искә алды. Танылган җырчы үзе күреп өлгерә алмаган интервью бүген беренче мәртәбә тәкъдим ителде.
Рафаэль Ильясов журналист белән әңгәмәсендә радиода эшләгән елларын тормышындагы иң уңышлы дәвер дип атады. «Радиода эшләү бик рәхәт тә, шул ук вакытта бик җаваплы да иде», — диде ул.
Рафаэль Ильясов радиода эшләгән чорында кешеләрне рәнҗетергә тырышмавын, һәрвакыт кешеләрне тыңлавын, фикерләрен искә алуын, кирәк чакта яклавын, кирәк булганда кисәтүләр ясавын да әйтеп узды.
Танылган җырчы радиодан киткән чакларын да хәтерендә яңартты: «Хезмәт авыр, бөтен кешегә ошап бетеп булмый. Шуңа күрә үземә: „Бабай, әйдә вакытың җитте“, дидем. Радиодан үзем киттем», — диде ул
«Мин киттем һәм киткәч анда кергәнем юк. Анда керсәң, буталып йөри, тыгылып йөри, өйрәтеп йөри, диярләр иде. Андый сүзләр булмасын өчен йөрмәдем», — диде күренекле артист.
Бүген җәмәгатьчелек 40 елдан артык Татарстан радиосында музыкаль тапшырулар бүлеген җитәкләгән Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовны соңгы юлга озатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз