news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафаэль Ильясов белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

Бүген Татарстан Республикасының халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясовның йөрәге тибүдән туктады.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Рафаэль Ильясов белән хушлашу мәрәсиме иртәгә, 10 декабрь көнне, 10 сәгать 30 минутта башланып, 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә узачак.

Бүген 81 яшендә Татарстан Республикасының халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясовның йөрәге тибүдән туктады.

Рафаэль Ильясов «Курган» Мөселман зиратында җирләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot