news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаэль Батыршин: Плей-офф – сугыш, сиңа каршы кем чыгуы мөһим түгел

Көчле уен күрсәтергә, бертуктаусыз һөҗүм итәргә, көндәшкә уйларга да вакыт калдырмаска кирәк, ди «Ак Барс» хоккейчысы.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Узган сезонда гына Магнитогорскиның «Металлург» командасы белән Гагарин кубогын яулаган сакчы, татар спортчысы Рафаэль Батыршин «Ак Барс» составында элеккеге клубына каршы чыгарга әзерләнә. «Металлург» – «Ак Барс» командалары арасында Көнчыгыш конференция финалы 24 мартта старт ала.

«Хәзер плей-офф бара, конференция финалы. Шуңа да көндәшең кем генә булса да, аерма юк. Плей-офф – ул сугыш, сиңа каршы кем чыгуы мөһим түгел – туганыңмы, дустыңмы – барыбер. Бозга чыгарга һәм бар булган көчеңне эшкә җигеп уйнарга кирәк», – диде Рафаэль Батыршин ачык күнегүләр вакытында.

«Металлург»ның уен системасына килгәндә, Рафаэль Батыршин монда әллә ни яңалык көтәргә кирәкми, дип саный.

«Безнең тренерлар штабы зур тәҗрибәгә ия. Алар миннән башка да «Металлург»ның соңгы елларда ничек уйнавын яхшы белә. Ниндидер яңа яктан ачылырлар, дип уйламыйм», – ди сакчы.

Шулай да Данис Зарипов – Ян Коварж – Сергей Мозякин кебек көчле хоккейчыларны ничек туктатырга кирәклеге турында үз фикере белән уртаклашты ул.

«Ике ел элек «Сибирь» хоккейчылары плей-оффта мин уйнаган «Металлург» командасын төшереп калдырган иде. Менә шул «Сибирь» кебек уен күрсәтергә кирәк. Каты уйнарга, бертуктаусыз һөҗүм итәргә, көндәшкә уйларга да вакыт калдырмаска кирәк. Агрессив уен күрсәткәндә, нәтиҗәгә ирешеп булачак», – ди Рафаэль Батыршин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100