news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радмир Беляев: Түбән Камада һаваның пычрануы теркәлмәде

Радмир Беляев: Түбән Камада һаваның пычрануы теркәлмәде
Фото: Радмир Беляевның МАКС каналы

Белгечләр үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча Түбән Камада һаваның пычрануы теркәлмәде, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә шәһәр мэры Радмир Беляев.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) һәм «Түбән Кама Нефтехим» белгечләре Вахитов урамында, шулай ук Төзүчеләр һәм Вокзал урамнары чатында һаваның сыйфатын тикшерде. Түбән Каманың торак зонасында, Прости авылы һәм Төзүчеләр бистәсе районында автоматлаштырылган постлар өстәмә мониторинг үткәрә.

«Һаваны пычрата торган матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациядән артуы теркәлмәгән... Гамма-фон шулай ук норма чигендә», - дип язган Беляев.

Белгечләр һаваның сыйфатын тәүлек буе контрольдә тота, дип искәртте ул.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында Түбән Каманың кайбер предприятиеләре зыян күрүе хакында хәбәр иткән иде. Моннан тыш, берничә кеше җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. Радмир Беляев шәһәргә пилотсыз очкычлар һөҗүменең нәтиҗәләрен бетерүне шәхси контрольгә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot