news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радмир Беляев: Түбән Камада пилотсыз очкычларның массакүләм һөҗүме кире кагылды

Түбән Камада пилотсыз очкычларның массакүләм һөҗүмен кире кактылар. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

«Бүген иртән һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан безнең районга чираттагы массакүләм һөҗүм уңышлы кире кагылды. Барлык район халкы исеменнән көч структураларына бердәм эшләре һәм түбәнкамалыларны яклаганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә!» - дип язган Беляев социаль челтәрләрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot