news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радмир Беляев Түбән Камага БПЛА һөҗүме турында: Бу безнең барыбыз өчен дә зур хәсрәт

Түбән Кама мэры Радмир Беляев БПЛА һөҗүменнән соң шәһәр халкына мөрәҗәгать итте.

«Бу безнең барыбыз өчен дә бик зур хәсрәт. Түбән Кама районында яшәүчеләр исеменнән һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам», - дип язган Беляев социаль челтәрләрдә.

Ул шулай ук, вазгыять даими контрольдә тора, барлык зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелә, ә профильле хезмәтләр һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү буенча эшне дәвам итә, дип өстәде.

Билгеле булганча, Түбән Камада БПЛА һөҗүмендә 12 кеше һәлак булган. Моннан тыш, 39 кеше яраланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot