Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Радмир Беляев Түбән Кама районы башлыгы итеп билгеләнде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Радмир Беляевны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләү турында тәкъдим кертте. Совет утырышында шундый карар белән чыктылар.
«Ул район халкына, депутатлар корпусына таныш. Аның хезмәт эшчәнлеге берничә ел дәвамында Түбән Кама муниципаль районы белән бәйле булды. 2016 елның октябреннән 2021 елның сентябренә кадәр ул башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, беренче урынбасар вазифаларын башкарды», – дип искәртте Алексей Песошин.
2021 елдан Беляев Менделеевск районын җитәкләде. Шушы вакыт эчендә ул «территория үсешенә җаваплы карашын, җитәкченең эшлекле сыйфатларын» күрсәтте һәм «коллектив белән идарә итүдә шактый тәҗрибә туплады». «2024 елда Радмир Илдар улы Татарстан Республикасы Рәисе күрсәтмәсе белән Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә федераль кадрлар резервы программасы буенча әзерлек үтте», – дип хәбәр итте Премьер-министр.
Песошин билгеләп үткәнчә, Беляев кандидатурасы кадрлар белән бәйле карарларның алдагы этапларында раслау һәм хуплау өчен Совет каравына кертелгән. «Барлык процедура мәсьәләләре дә уңышлы узар дип өметләнәм. Районның яңа җитәкчесе кандидатурасы депутатлар һәм район халкы арасында хуплау табачак», - диде ул.
Ахырда Премьер-министр Беляевка уңышлар теләде. «Радмир Илдар улы куелган бурычларны лаеклы үтәр, районның социаль-икътисади потенциалын үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эшләр дип ышанам. Районда киләчәктә дә тотрыклылык хөкем сөрүен, җәмәгать тәртибе, гражданнарның иминлеге саклануын, барлык хезмәтләрнең өзлексез эшләвен телим», - диде ул.
Искәртеп үтәбез, Радмир Беляев Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде. Аннары Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы булды. Ул бу вазифаны җирле Советка депутат булып сайланганчы башкарачак. Шуннан соң гына район башлыгы вазифасына дәгъва итә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз