news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радмир Беляев Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булды

Радмир Беляев Татарстанның Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде. Түбән Кама районының ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашындагы чираттан тыш сессиясендә шул хакта билгеле булды.

Түбән Кама муниципаль районының җирле үзидарә органнарында булган кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә шәһәр һәм район Советларына район башлыгы һәм Түбән Кама мэры Рамил Муллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турында гаризалар тапшырылды.

Шулай ук район Советына Роман Булатовтан башкарма комитет җитәкчесе вазифасын вакытыннан алда туктату турында гариза керде.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Радмир Беляевның Менделеевск районы башлыгы вәкаләтләрен өстеннән төшерүе турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot