news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радмир Беляев Түбән Кама мэры итеп сайланды

Радмир Беляев Түбән Кама мэры итеп сайланды
Фото: © «Татар-информ»

Бишенче чакырылыш Түбән Кама шәһәр советының беренче оештыру сессиясендә депутатлар бертавыштан шәһәр мэры вазифасына Радмир Беляевның кандидатурасы өчен тавыш бирде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

«Барыбыз өчен дә үзенчәлекле көн: нәкъ 59 ел элек Түбән Кама бистәсенә шәһәр статусы бирелгән. Оештыру сессиясенең нәкъ менә әлеге истәлекле көндә узуы вакыйгага үзенчәлекле символизм өсти», – дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Мэр ассызыклаганча, Түбән Камадагы эшнең беренче биш ае аның өчен шәһәр тормышы белән якыннан танышу вакыты булган.

«Аның үзенчәлекләре, көчле яклары белән таныштым, хәл итүне таләп иткән мәсьәләләрне ачыкладым. Барлык коллегаларыма һәм шәһәр халкына теләктәшлек, ачык диалог һәм активлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм», - дип өстәде ул.

Беляев сүзләренчә, Түбән Кама – 60 ел элек төзелгән бай тарихлы шәһәр. Ул кыска вакыт дәвамында Татарстан һәм Россиянең зур сәнәгать үзәгенә әйләнде. Бүгенге көндә шәһәр республиканың социаль-икътисади үсеше буенча алдынгы позицияләрдә тора.

«Безнең максат – Түбән Кама исемен бөтен илгә яңгырату. Шәһәрнең икътисади иминлеге нигезендә куәтле нефть-газ химиясе һәм нефть эшкәртү комплексы тора. Шәһәрнең төп предприятиеләре төзекләндерүгә, мәгарифкә, фәнгә, сәламәтлек саклауга, экологиягә, спортка, балалар һәм яшьләрне үстерүгә зур өлеш кертә», – дип ассызыклады мэр.

Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң Радмир Беляев мэр антын бирде һәм сессияне алып баруны дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot