news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радмир Беляев Tелеграмда район башлыклары медиаактивлыгының июнь рейтингын җитәкләде

«Еду в Татарстан | Статистика» Teлеграм-каналы республика район башлыклары һәм шәһәр мэрлары каналлары активлыгының июнь рейтингын игълан итте. Беренче унлыкка язмалары каналга язылучылар арасында иң зур шау-шу кузгаткан җитәкчеләр кергән.

Фото: © t.me/toptatarstan

Активлык буенча лидер - Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев, аның каналы 3517,05 балл җыйган, бу аны хезмәттәшләре арасында шактый аерып тора.

Икенче урында – 3068,82 рейтингы белән Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, өченчедә - 2583,75 нәтиҗәсе белән Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов.

Дүртенче урында - 1438,06 балл җыйган Чаллы мэры Наил Мәһдиев. Аннан соң Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов (1371,07 балл), Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев (1302,94 балл) һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев (1293,56 балл) килә.

Беренче унлыкка шулай ук Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов (1244,97 балл), Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов (1056,49 балл) һәм Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев (815,51 балл) тә кергән.

Рейтинг аудиторияне колачлау, җәлеп ителү һәм бер ай эчендә Телеграмда телгә алынулар саны нигезендә төзелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot