Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Радмир Беляев Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

Радмир Беляев Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде һәм эшен Түбән Кама районында дәвам итәчәк. Бу хакта Менделеевск районында узган чираттан тыш сессиядә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
«Менделеевск районы башлыгы Радмир Илдар улы Беляев муниципалитеттагы эшен төгәлли һәм карьерасын Түбән Кама районының җирле үзидарә органнарында дәвам итәчәк. Соңрак мин аны район башлыгы вазифаларын башкаручы итеп тәкъдим итәчәкмен», - диде Хөкүмәт башлыгы.
Ул җитәкчелек иткән елларда район шәһәр мохите сыйфаты, социаль-икътисади үсеш һәм төзекләндерү темплары буенча Татарстанда лидерларның берсенә әверелде.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан Радмир Илдар улына Менделеевски районы вазифасында актив нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип йомгаклады Песошин.
Фото: ТР Менделеевск районы матбугат хезмәтеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз