news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радмир Беляев: Сайлаулар минем өчен балачактан ук бәйрәм кебек кабул ителә

Радмир Беляев: Сайлаулар минем өчен балачактан ук бәйрәм кебек кабул ителә
Фото: Түбән Кама районы матбугат хезмәте

Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама мэры Радмир Беляев бүген гаиләсе белән бергә Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашты.

«Балачактан ук сайлаулар минем өчен бәйрәм кебек кабул ителә иде. Әти-әнием белән сайлау участогына килгәнемне, анда һәрвакыт бәйрәм рухы булганын хәтерлим. Бүген сайлаларга инде үземнең гаиләм белән килдем. Балалар бу вакыйганы күреп үсәргә тиеш дип уйлыйм», – диде Радмир Беляев.

Ул шулай ук сайлауларның мөһимлеген ассызыклады. «Өч көн дәвамында халык киләсе биш елга үз депутатларын сайлый. Нәкъ менә бу депутатлар федераль парламентта халык мәнфәгатьләрен яклаячак һәм ил өчен мөһим карарлар кабул итәчәк. Шул сәбәпле, бу сайлауларда һәркем катнашырга тиеш дип уйлыйм», – диде район башлыгы.

Түбән Кама районында 117 сайлау участогы эшли. Беляев сүзләренчә, Түбән Камада яшәүчеләр актив һәм сайлауларга җаваплы булулары белән аерылып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot