Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Радмир Беляев Түбән Камага пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында зыян күрүчеләрнең хәлен белде
Түбән Кама мэры Радмир Беляев Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күрүчеләрнең хәлен белде. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Сәнәгать мәйданчыгында пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күргән кешеләр дәвалана торган Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә булдым. Баш табиб Сергей Николаевич Мерясев белән бергә пациентлар белән аралаштык, аларның үзләрен ничек хис итүләрен белдек, тизрәк терелүләрен теләдек», – дип язган Беляев.
Ул һөҗүм вакытында авыр тән җәрәхәтләре алучылар булмавын билгеләп үтте. Ике кеше - уртача авырлыктагы, калганнары җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. Пациентларның бер өлешен бүген үк өйләренә кайтарып җибәрү планлаштырыла. Калганнарын тулысынча савыкканчы табиблар күзәтәчәк.
«Табибларга һәм волонтерларга һөнәри осталыклары, кешеләр турында кайгыртулары өчен рәхмәт. Вазгыятьне шәхси контрольдә тотуны дәвам итәм», - дип искәртте Түбән Кама мэры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз