Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Радмир Беляев Менделеевск районы башлыгы вазифасыннан китте

Радмир Беляев Татарстанның Менделеевск районы башлыгы вазифасыннан китте. Бу хакта районның Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашындагы чираттан тыш сессиясендә билгеле булды.
«Радмир Илдар улы Беляевка хезмәт эшчәнлеген Түбән Кама муниципаль районының җирле үзидарә органнарында дәвам итәргә тәкъдим ителде. Аның тупланган идарә итү тәҗрибәсе, шулай ук Менделеевск районы башлыгы вазифасында ирешелгән нәтиҗәләр икътисади һәм социаль өлкәләрдәге яңа бурычларны уңышлы башкарып чыгарга ярдәм итәр дип ышанам. Аның җитәкчелегендә Менделеевск районы Татарстанның гына түгел, Россиянең химия сәнәгате үзәкләренең берсенә әверелде. Узган ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт күләме 34,4 миллиард сум тәшкил итте — бу 2020 ел күрсәткечләреннән бер ярым тапкырга артыграк», – дип санап китте аның казанышларын Алексей Песошин.
Радмир Беляев 2021 елда Татарстанның Менделеевск районын җитәкләде. Бу вакытта муниципалитет шәһәр мохите сыйфаты буенча Татарстан лидерларының берсенә әверелде, ВЭБ.РФ версиясе буенча Россиянең Топ-10 моношәһәре исемлегенә керде һәм социаль-икътисади үсештә зур уңышларга иреште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз