Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Радмир Беляев махсус операция зонасына Түбән Кама районыннан 30 тонна ярдәм илтте
Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәрби бурыч үтәүче якташларга ярдәм күрсәтү өчен махсус операция зонасына барды.
Сәфәр барышында хәрбиләргә 30 тонна гуманитар йөк: өч автомобиль, төзелеш материаллары, генераторлар, азык-төлек продуктлары һәм башка кирәкле әйберләр китерелде.

«Якташлар сугышчан рухта. Эшләр ничек баруы турында сөйләштек, якын арада нинди әйберләр кирәк булачагы турында фикер алыштык», - дип билгеләде Радмир Беляев. Аның сүзләренчә, алгы сызыктагы егетләр ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәт җиткергән.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык хакимият органнарының төп бурычы – алгы сызыкта илебез суверенитетын яклаучы хәрбиләр өчен ышанычлы тыл булдыру.
Фото: ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз