news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Радмир Беляев БПЛА куркыныч шартларында иминлек өстенлеге турында искәртте

Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев «Беспилотниклар куркынычы» режимын кертү очраклары ешаю сәбәпле, Телеграм-каналында халыкка мөрәҗәгать итте.

Ул Түбән Кама халкына уяулыклары өчен рәхмәт әйтте һәм беспилотникларны, шулай ук һава һөҗүменә каршы оборона системаларының эше фото-видеоларга төшереп интернетта урнаштырмаска өндәде.

«Бу өстәмә рәвештә паника тарата һәм дошманга һөҗүм юнәлешен үзгәртергә мөмкинлек бирә», – диде Беляев.

Ул Татарстанда гражданнар һәм сәнәгать объектлары иминлеген тәэмин итү өчен мөмкин булган барлык чаралар да күрелә диде. Куркыныч шартларында барлыкка килә торган вакытлыча уңайсызлыклар кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау мөһимлеге белән аклана, диде Радмир Беляев.

Шулай ук ул, интернет тизлеген әкренәйтү– мәҗбүри, әмма кирәкле чара диде. Ул халыкка кәгазь акча куллана башларга һәм мөмкинлек булганда Wi-Fiга кушылырга киңәш итте. Шулай ук ул, хәвеф сигналы булганда нишләргә икәнен дә искәртте: турыдан-туры күренеп тору зонасыннан китәргә, тәрәзәләр янына бармаска һәм мөмкинлек булганда яшеренү урынына төшәргә кирәк. Шәһәрдә барлык яшеренү урыннары да тикшерелгән, торак йортларга тиешле такталар эленгән.

Оешмаларда эвакуациянең аерым схемалары эшли. Куркыныч янаган очракта сиреналар кушыла, ә хезмәткәрләр имин зоналарга күчә. Шул ук вакытта хәвеф режимы сәнәгать гигантлары эшенә тәсир итми – алар штат режимында эшләүне дәвам итә.

«Иң мөһиме – кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге, объектларның иминлеге», – диде район башлыгы.

Видео: Радмир Беляевның Телеграм-каналы

news_right_1
news_right_2
news_bot