Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Радий Хәбиров Татарстанда Башкортстан вәкиллеге ачылачагын әйтте
"Безнең республикалар эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтә", - дип билгеләп үтте Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы.
(Уфа, 18 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстанда Башкортстан республикасының вәкаләтле вәкиллеге ачылачак. Бу хакта бүген Уфада Башкортстан хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында сәүдә икътисади, фөнни-техник һәм мәдәни-социаль хезмәттәшлек турында рәсми Килешүне имзалаганда Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әйтте.
"Безнең республикалар эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтә", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан вәкиллек өчен бина булдыруда ярдәм сорады.
- Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре бара. Бүген рәсми чараның икенче көне.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз