news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров: Татарстан һәм Башкортстан базарлары бер-берсенә ачык

Татарстан һәм Башкортстан арасындагы хезмәттәшлек турында килешү республикалар арасындагы элемтәләрне үстерү өчен өстәмә этәргеч булачак.

Радий Хәбиров: Татарстан һәм Башкортстан базарлары бер-берсенә ачык
Владимир Васильев

(Уфа, 18 апрель, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстан һәм Башкортстан арасындагы хезмәттәшлек турында килешү республикалар арасындагы элемтәләрне үстерү өчен өстәмә этәргеч булачак. Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ике республика арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланганнан соң журналистларга шулай дип белдерде.

«Беренчедән, без товар әйләнешен арттырырга өметләнәбез. Икенчедән, безнең базарлар бер-берсенә ачык: бездә – Татарстан, Татарстанда – безнең өчен кызыклы әйберләр бар», - дип искәртте Хәбиров.

Аның сүзләренчә, икътисади мөнәсәбәтләрдән тыш, төбәкләрне уртак мәдәният, тарих, тел һәм дөньяга караш та үзара бәйләп тора.

«Без әлеге килешүгә үзара элемтәләргә, эшкуарлар һәм предприятиеләр арасындагы хезмәттәшлеккә өстәмә этәргеч бирү өчен кул куябыз. Килешү кысаларында без инфраструктурага үзгәрешләр кертәбез, аерым алганда, Татарстанда Башкортстан Республикасы вәкиллеген ачабыз», - диде Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Республикалар даими рәвештә үзара тәҗрибә уртаклаша, бер-берсенең уңышларын күзәтә, дип искәртте Хәбиров. Аерым алганда, әле күптән түгел генә төбәк лидерлары Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының идарә итүдәге эш алымнары хакында фикер алышты, дип сүзен йомгаклады ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100