news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров Казанда һәм Уфада иҗади яшьләр очрашуларын оештырырга тәкъдим итте

Башкортстан Башлыгы «Созвездие-йолдызлык» проекты белән кызыксынуын әйтте.

Радий Хәбиров Казанда һәм Уфада иҗади яшьләр очрашуларын оештырырга тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Татарстан һәм Башкортстанның иҗади яшьләренә, уңышлары һәм тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен, ел саен очрашып торырга кирәк дип саный. Бу фикерен ул элекке Алафузов театры бинасында «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең арт-резиденциясен ачу тантанасында чыгыш ясаганда әйтте.

«Яңартылган бинага сокланып карыйм. „Созвездие-йолдызлык“ үзе дә бик кызыклы проект. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, мәдәният министрларыбызның аралашуын теләр идем. Ел саен талантлы егет-кызларыбызны очрашуга чакырып калабыз. Проектны бер ел Уфада, икенче ел Казанда чиратлаштырып та үткәрергә мөмкин. Башкортстандагы балаларыбыз Татарстан балалары белән дә аралаша алсын иде. Дуслык булганда гына барысы да җайга салына», — диде Радий Хәбиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100