news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров иң матур башкорт биюе өчен бүләк вәгъдә итте

Проектта катнашу өчен башкорт биюенең бөр өлешен биергә һәм аны #танцуюбашкирскийтанец #учубашкирскийтанец хэштеглары белән интернетка куярга кирәк.

Радий Хәбиров иң матур башкорт биюе өчен бүләк вәгъдә итте
bashinform.ru

(Казань, 18 октября, Татар-информ»). Радий Хәбиров республикадан читтә иң матур башкорт биюе өчен бүләк вәгъдә итте. Республика башлыгы Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык бию академия ансамбле тарафыннан игълан ителгән флешмобны хуплады. Бу турыда  "Башинформ"  хәбәр итә.  

«Безнең егетләр ил һәм дөньяның танылган урыннарында бию модасын алды. Алар берәүгә дә комачауламый кебек тоела... Киресенчә, кешеләр шатлана һәм аларны фотога төшерә. Әйдәгез, республикадан читтә дә,үзендә дә, әмма Башкортстан чигеннән килгән кунак белән иң матур башкорт биюен башкарыйк. Бер-ике айдан соң шәхси призымны тапшырам! Сылтамалар җибәрегез!”, дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрдәге үз битендә.

#Танцуюбашкирскийтанец флешмобы агымдагы елның сентябрь аенда башланды. Проектта катнашу өчен башкорт биюен башкарырга һәм аны #танцуюбашкирскийтанец #учубашкирскийтанец хэштеглары белән интернетка куярга кирәк.

9 октябрь көнне Ленин паркында профессионаллар һәм һәвәскәрләр бергә легендар “Гөлназирә” биюен башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100