Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Радий Хәбиров Хәмдүнә Тимергалиева вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде
Башкортстан Башлыгы халык артистының туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен тапшыруны сорады.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Хәмдүнә Тимергалиеваның үлеме — аның иҗатын яратучылар өчен зур югалту. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган телеграммада язган.
«Без татар һәм башкорт сәхнәсендә якты йолдыз булып балкыган талантлы якташыбыз белән горурланабыз», — ди Хәбиров.
«Хәмдүнә Тимергалиеваның репертуарында халык җарылары белән бергә хәзерге эстрада композиторлары әсәрләре дә зур урын алып тора иде. Ул башкарган җырлар милли җыр сәнгатенең алтын фондына керде. Җырчының иҗатын яратучылар, Башкортстан халкы югалту ачысын уртаклаша. Артистның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен тапшыруны сорыйм», — диелә Радий Хәбиров телеграммасында..
Сишәмбе Казанда Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу чарасы узды. Аны соңгы юлга озатырга иҗатташ дуслары, тамашачы, республиканың рәсми затлары килде. Анда Башкортстанның Борай районы башлыгы урынбасары Гимир Нурутдинов район үзәгендәге бер урамга Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәге турында әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз