news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров Башкортстанның ни өчен Татарстан белән көндәшлек итүен аңлатты

Безне күп нәрсә бәйли һәм без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз икән, бер-беребезне «үстерү» теләге туа, диде Башкортстан башлыгы.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Башкортстан – мөмкинлекләр территориясе» форумы кысаларында «Тигезләр диалогы» форматында яшьләр белән аралашу вакытында Башкортстанның Татарстан белән ни өчен көндәшлек итүен аңлатты. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Республика җитәкчесе мәчетләр төзелешен дә, «Салават Юлаев» ХК һәм «Ак Барс» ХК — «яшел бәйге» данлыклы хоккей ярышын да искә алды.

«Бу, чыннан да, ике тугандаш республика. Безне күп нәрсә бәйли: гомуми мәдәният, тарих. Ә без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз икән, бер-беребезне «үстерү» теләге туа», — дип аңлатты Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, Башкортстан һәрвакыт Татарстан белән көндәшлектә булган. Һәм бу иптәшләрчә көндәшлек – прогресс двигателе. 

Исегезгә төшерәбез, 21 февральдә Уфада «Башкортстан – мөмкинлекләр территориясе» яшьләр форумы уза.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100