Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Радий Хәбиров Башкортстан мәктәпләренә шимбә көнне укуны кире кайтарырга тәкъдим итте
Чара вакытлы характерда һәм дүртенче чирек дәвамында гына гамәлдә булачак.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика мәктәпләренә шимбә көнне укуны кире кайтарырга тәкъдим итте.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге чара укучылар коронавирус аркасында калган программаны үтеп бетерсен һәм Бердәм дәүләт имтиханнарына яхшылап әзерләнсен өчен дүртенче чирек дәвамында гамәлдә булачак.
«Без элегрәк укучыларны шимбә көнне ял иттерергә карар кылган идек. Бу гади генә карар булмады, ул үз вакытында үзен аклады һәм әле дә аклый, моңа шигем юк. Әмма без „коронавирус“ режимында яшибез һәм кайбер шимбә көннәрендә укучылар тагын да активрак әзерләнсен өчен мәктәпләрне ачарга кирәктер, мөгаен. Балалар калган программаны үтеп бетерсен өчен дүртенче чиректә генә булса да шимбәне уку көне итәргә тәкъдим итәбез», - диде Хәбиров.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге тәкъдим буенча мәктәпләрдә һәм ата-аналар белән фикер алышулар үткәрергә кирәк. Аның сүзләренчә, бу карар коронавирус инфекциясе «хакимлек иткән» чорда гына гамәлдә булачак.
«Ул эпидемия тәмамланганчы гына үз көчендә булачак, ә шимбә һәм якшәмбе – балалар өстәмә белем алсын, өйдә әти-әниләре белән бергә булсын өчен изге көннәр ул. Мин моңа һич тә каршы түгел», - дип искәртте Радий Хәбиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз