news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров Башкортстан халкын изге Корбан бәйрәме белән котлады

Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, бу якты көннәрдә һәр дин тотучы Аллаһы Тәгаләнең шәфкатенә өмет белән мөрәҗәгать итә.

(Казан,11 август, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика мөселманнарын изге Корбан бәйрәме белән котлады. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, бу якты көннәрдә һәр дин тотучы үзенең яшерен уйларын мәңгелеккә юнәлтә, Аллаһы Тәгаләнең шәфкатенә өмет белән мөрәҗәгать итә.

«Республиканың мөселман өммәтен берләштерү, Башкортстанда дини оешмаларның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә күп гасырлык традицияләрнең дәвамчанлыгы саклана, алар яшьләрне югары әхлакый принципларда тәрбияләргә ярдәм итә, - диелә Радий Хәбировның рәсми котлавында. - Корбан бәйрәме якты, юмарт һәм шатлыклы булсын, ә безнең изге гамәлләребез төбәк халыкларының диниара татулыгын һәм рухи туганлыгын ныгытуга хезмәт итсен».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100