news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче итеп билгеләнде

2010 елдан республика җитәкчесе булган Рөстәм Хәмитов бүген эшеннән китте.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Россия Президенты карары белән Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. 

Хәбиров, Башкортстан Башлыгын сайлаганга кадәр, республика җитәкчесе вазифаларын башкарачак.

Радий Хәбиров Башкортстанның Ишембай районында туган. 2003-2008 елларда Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе булып эшләде. Хәзерге вакытта - Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәре башлыгы. 

2010 елдан бирле республика җитәкчесе вазифасын башкарган Рөстәм Хәмитов бүген, срогыннан алда, отставкага китте. Ул моны үзенең шәхси карары дип аңлатты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100